"Җәлил укулары" әдәби бәйге
Сөйләм телен үстерү, әдәбиятка кызыксыну уяту, Муса Жәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру максатыннан Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесе игълан ителгән иде. Китапханәдә әлеге бәйгенең 1 нче этабы узды. Балалар герой -шагыйрь М. Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң яхшы чыгыш ясаучылар бәйгенең 2 нче этабында катнашачаклар.