Центральная детская библиотека

"Бүләккә - яңа китаплар" әңгәмә

   Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызлырының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланова Арча район балалар китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итте. “Сәяхәтче”, “Тәмлетамак”, “Әкиятләр”  дип исемләнгән өч китабы да  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә. Авторның шигырьләре, шиъгри әкиятләре укучыларны акыллы, батыр булырга, олыларны хөрмәт итәргә, чын дуслыкны сакларга, аның кадерен белергә өнди. Алар нәни укучыларга татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Рус теленә әкиятләрне Америка кушма штатларының Нью-Йорк шәһәрендә яшәп иҗат итүче Сүрәя Гайнуллина тәрҗемә иткән.

   Бу китапларны  укучыларыбыз да  бик яратып кабул итте. Китапханәче укыган шигырьләрне һәм әкиятләрне кызыксынып тыңладылар. Татар телен өйрәнүчеләр өчен дә бу китаплар файдалы булачак.