Центральная детская библиотека

"Әкияти ассорти" (әдәби уен)

 

2 ноябрь көнне Район балалар китапханәсе шәһәребезнең 4 нче  номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне  кабул итте. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнаштылар һәм рус халык әкиятләре буенча - "Әкияти ассорти" дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр.

Балалар зур кызыксыну белән китапларның барлыкка килүе, әкиятләрнең ни өчен әкият дип аталуы турында тыңладылар. Һәм иң кызыкы,  әкият персонажы “Күңелле китап” белән очраштылар һәм аның сорауларына җавап табарга тырыштылар. В.Сутеевның “Мешок яблок” мультфильмы нәниләргә бүләк булды.

Бүгенге экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур тәэсир калдырды һәм китапханәбездә нәни укучыларыбыз белән яңадан очрашырбыз дип көтеп калабыз.