"Китапханә лабиринты" буенча мавыктыргыч квест-уен (Өченче көн)
25нче октябрь көнне балалар китапханәсендә Арчаның беренче номерлы мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары булды.
Чара барышында балалар үзләренең әкиятләр буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм яраткан әкият геройлары белән бергәләп кызыклы уеннарда катнаштылар.
Беренче бөртекләр “җиргә” иңдерелде дисәң дә була. Хәзер әти-әниләр, укытучылар ярдәме белән балаларда китап укуга кызыксындыру уятасы кала!
Котлыйбыз сезне балалар! Китапханәбездә көтеп калабыз!