Центральная детская библиотека

"Китапханә лабиринты" буенча мавыктыргыч квест-уен (Икенче көн)

 Көннән- көн  китапханәбездә китап укучылар саны арта бара.

 24 нче октябрь көнне    Арчаның беренче номерлы мәктәбенең 1 “В” сыйныф укучылары кунакка килде.

 Алар әкият геройлары белән бергәләп серле “Китапханә лабиринтлары” буйлап мавыктыргыч уен-квестта катнаштылар. Ә иртәгә без яңадан 1 "Б"сыйныф укучыларын көтеп калабыз!