Центральная детская библиотека

“Китапханә лабиринтлары” буенча мавыктыргыч квест-уен (Беренче көн)

    Могъҗизалы алтын көздә, беренче сыйныф укучыларын, һәр ел саен тантаналы рәвештә, китап укучылар итеп кабул итәбез.

    23нче октябрь көнне безнең беренче кунакларыбыз Арчаның беренче номерлы мәктәбенең 1 “А” сыйныфы укучылары булды.

       Балалар кызыклы һәм серле “Китапханә лабиринтлары” буйлап мавыктыргыч уен-квестта катнаштылар. Алар тылсымлы китаплар һәм әкият герое Злючка-Колючка белән дә очраштылар. Ә “Китап сакчысы” балаларга юл күрсәтеп, аларны төрле уеннарда катнаштырды.

   Уен барышында балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, сынаулар аша узып максатларына ирештеләр. Ахырдан укучылар тылсымлы сүзләрдән җөмлә төзеп, көтеп алган хәзинәгә ия булдылар.

      Афәрин, балалар, сезне китапханәбездә көтеп калабыз!