Центральная детская библиотека

“Без аларны сакларга тиеш” (Кызыл китап буенча сәяхәт)

Район балалар китапханәсендә Бөтендөнья хайваннарны саклау көненә багышлап Кызыл китап буенча сәяхәт оештырылды.  “Без аларны сакларга тиеш” дип аталган  бу чарада  1 нче номерлы мәктәпнең  2 “А”  сыйныфы укучылары катнашты.

Китапханәче балаларга  Кызыл китап һәм аңа кертелгән хайваннар турында кызыклы фактлар сөйләде. Шулай ук алар 4 нче октябрь  ни сәбәпле Бөтендөнья хайваннарны саклау көне дип билгеләп үтелүен дә белделәр.

Укучылар “Хайваннар дөньясы” темасына уздырылган электрон викторинада катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм Гиннеслар китабына кертелгән хайваннар турында видеоролик карадылар.