Центральная детская библиотека

"Дуслыкта - көч!" (дуслык дәресе)

 16 нчы октябрь көнне балалар китапханәсенә Арчаның беренче номерлы мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары “Дуслыкта – көч!” исемле дуслык дәресенә килделәр.

 Балалар дәрестә үзләре өчен кызыклы мәгълүмат алдылар, төрле уеннарда, тренингларда катнаштылар. Валентина Осееваның “Өч дус” исемле хикәясе буенча фикер алыштылар һәм иң ахырдан “Иң зур дус” дигән мультфильм карадылар.