Центральная детская библиотека

"Шаян шигырьләр остасы" (Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел)

 Район балалар китапханәсенә 8 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр килде. Алар китапханә белән танышканнан соң, тылсымлы шигърият дөньясында сәяхәттә булдылар.  “Шаян каләм остасы” – Шәүкәт Галиевның кызыклы, тәрбияви шигырьләре, табышмаклары  белән танышып күңелле ял иттеләр, татарча мультфильмнар карадылар. Балаларның яраткан язучысы, Татарстанның халык шагыйре Ш. Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан узган бу чара  балалар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә мавыктыргыч һәм файдалы булды.