Центральная детская библиотека

“Мин яратам сине Татарстан!”

 Һәрбер кешенең яраткан урыны була – урамы, авылы, шәһәре, туып ускән йорты. Ул аның туган ягы – Ватаны. Һәркем үзенең Ватанын ярата, аның белән горурлана.

 28 нче сентябрь көнне район балалар китапханәсендә ТАССР оешуның   100 елллыгына багышланган “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле мәдәният дәресе узды. 6 нчы номерлы мәктәпнең  4 “А” сыйныф укучылары  туган төбәгебезнең борынгы шәһәрләре һәм  истәлекле урыннары,   кызыклы фактлар һәм яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Балалар кроссворд, викторина һәм ребуслар чишүдә актив катнашып, үзләренең белемнәрен сынап карадылар.  Татарстан Республикасы турындагы  видеоролик та аларга бик ошады. Истәлеккә фотога төшкәннән соң “Укучының мәдәни көндәлеге”нә тамга куйдырырга да онытмадылар алар.