Центральная детская библиотека

“Без сәламәтлек яклы”

19 апрель көнне Район балалар китапханәсендә “Язгы игелекле гамәлләр атналыгы” кысаларында “Без сәламәтлек яклы” исемле уен-викторина оештырылды. Чарада Арча беренче номерлы мәктәпнең 4 “В” сыйныф укучылары катнашты (җитәкчеләре Гаранина Г.Г.)

Балалар слайд презентация ярдәмендә Бөтендөнья сәламәтлек көненең тарихы белән таныштылар, дөрес туклану кагыйдәләре, спорт төрләре турында да белделәр. “Мин спорт белән дуслашам” исемле җыр астында флешмоб башкару аларга аеруча ошады. Шулай ук күңелле эстафетада” бик теләп катнаштылар һәм төрле кызыклы сорауларга җавап эзләп узләренең белемнәрен арттырдылар, файдалы мәглүмат алдылар. Шулай итеп, китапханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару киләчәктә   уңышка ирешүгә беренче адым булуын аңлатырга тырышты.