Центральная детская библиотека

"Үз Ватанының чын патриоты һәм гражданины" әдәби сәгать

 11 сентябрь көнне район балалар китапханәсендә педагогия көллиятенең 7 нче сыйныф укучылары өчен  язучы А.И. Солженицынның тууына 100 ел тулуга багышланган "Үз Ватанының чын патриоты һәм гражданины" исемле әдәби сәгать узды. Балалар язучының авыр язмышы һәм аның әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук әдәби викторинада катнашып белемнәрен тикшерделәр һәм уку кинозалында фильм карадылар.