Центральная детская библиотека

Түбән Новгород китапханәчеләре өчен семинар

13 апрель көнне Арча үзәк китапханәсе Түбән Новгород өлкәсеннән килгән кунакларны кабул итте. Тәҗрибә уртаклашырга килгән, балалар белән эшләүче китапханәчеләр  китапханә белән таныштылар һәм “Балаларны китап укуга тартуда мәгълүмати технологияләр кулллану” дигән темага  әзерләнгән семинарда катнаштылар. Эшлекле очрашу нәтиҗәле һәм иҗади  булды. Китапханәчеләр  “Казан арты” тарихи-этнография музеенда, халык язучысы М. Мәһдиевнең туган төбәге Гөберчәк авылында да булырга өлгерделәр. Районыбыз кунакларда матур, күңелле  истәлекләр калдырды.