"Туган ягыбызның күренекле кешеләре"
1 нче сентябрь көнне район балалар китапханәсендә "Туган ягыбызның күренекле кешеләре" исемле мәглүмат сәгате узды. 1 нче номерлы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары районыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең тормышы, аларның ничек итеп зур дәрәҗәгә ирешүләре турында күп мәглүмат алдылар. Китапханәче балаларны шундый кешеләрдән үрнәк алып, тырыш, максатчан, укымышлы булып үсәргә өндәде.