Центральная детская библиотека

"Җәйге сукмаклар буйлап..." (китапханәгә экскурсия)

 11 июль көнне Район балалар китапханәсе Арчаның 11 нче балалар бакчасы балаларын һәм Төрнәкләндерү үзәге балаларын кабул иттеләр. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнаштылар һәм рус халык әкиятләре буенча - "Летняя дорожка в книжную сторожку" дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр.

 Балалар зур кызыксыну белән китапларнын һәм әкиятләрнен ничек барлыкка килгәне, әкиятне ни өчен әкият дип аталганы турында тыңладылар.

 Бүгенге экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур тәэсир калдырды һәм без дә, кабат, китапханәбездә кечкенә китап укучыларыбыз белән яңадан очрашырбыз дип көтеп калабыз.