Центральная детская библиотека

"Һәркем белергә тиеш!" (Юл йөрү кагыйдәләре буенча мәгълүмат сәгате)

 13 июньдә Арчаның балалар китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Һәркем белергә тиеш...” исемле мәгълүмат сәгате узды, анда 3нче номерлы башлангыч мәктәпнең җәйге лагеренда ял итүче балалары катнашты.

 Бу чарада балалар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирелде,  алар бергәләп мавыктыргыч викторинада катнаштылар. Ахырдан темага туры килгән бик кызыклы мультфильм карадылар.