“ Табышмаклар сандыгы ”
2 апрель Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан Район балалар китапханәсендә “ Табышмаклар сандыгы ” исемле әдәби уен уткәрелде. Һәр ел саен бу бәйрәм китапханәгә бик күп дусларын җыя. Бугенге бәйрәмнең кунаклары Арчаның беренче номерлы мәктәбеннән җитәкчеләре Резеда Радифовна белән 1 А сыйныфы укучылары булды.
Бәйрәмдә әкият герое шук һәм наян Убырлы карчык та катнашты. Балалар аның китапханәдә үз-үзен тотышындагы хаталарны таптылар һәм ул ясаган хаталарны эшләмәскә, тыйнак һәм тәртипле булырга кирәклеген аңладылар, шулай ук дөрес итеп китап уку кагыйдәләрен өйрәнделәр. Ә Убырлы карчык укучылар белән бергәләп табышмаклар сандыгындагы срауларга җаваплар эзләште, “Әкиятле алфавит” исемле электрон викторинада катнашты. Китап бәйрәме күңелле һәм файдалы узды.