Центральная детская библиотека

«Китап + кино: укыйбыз, карыйбыз, әнгәмәдә катнашабыз!»("Уку кинозалына" сәяхәт)

Китапханәбезнең “Уку  кинозалына” Арчаның бишенче гимназиясенә лагерьга йөрүче балалар килде. Алар бик теләп мавыктыргыч һәм кызыклы “Куян мәктәбе” исемле әкият-фильм карадылар. Балалар буш вакытларын файдалы итеп уздырдылар, дуслар белән бергәләп фильм карау бик күңелле икән...