Центральная детская библиотека

"Пушкин әкиятләрендә кунакта" ( Пушкин көненә багышланган әдәби уен)

6 июнь көнне бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көненә багышланган  “Пушкин әкиятләрендә кунакта” исемле әдәби уен  үткәрелде.

Балалар  язучының балачак тормышы белән таныштылар,  әкиятләреннән өзекләр тыңладылар, викторина сорауларына җавап эзләделәр.  “Балыкчы һәм балык турында әкият”, "Поп һәм аның ялчысы Балда турындагы әкият"  буенча куелган мультфильмнарны кызыксынып карадылар.