Центральная детская библиотека

“Җир шарының киләчәге безнең кулларда» (Халыкара әйләнә-тирәлекне саклау көне уңаеннан)

 4 июнь көнне балалар китапханәсендә Арчаның өченче номерлы мәктәбенең лагерь отрядлары кунакта булдылар. Алар Халыкара әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан оештырылган “Җир шарынын киләчәге безнең кулларда” исемендәге экологик чарада катнаштылар.

 Чара барышында балалар үзләренең фикерләрен дә белдерделәр, мавыктыргыч экологик викторинада катнаштылар һәм үзләре өчен кызыклы мәгълүмат алдылар.