Центральная детская библиотека

“Китапларга кертелгән тарих"

    Иҗтимагый  һәм табигать фәннәре атналыгы кысаларында Арча 1 нче номерлы мәктәбендә  “Китапларга кертелгән тарих: ЖЗЛ сериясе китаплары чыга башлауга 85 ел ” исемле чара уздырылды.

     Китапханәче 6-7 нче сыйныф укучыларын  ЖЗЛ  серисе китапларының тарихы һәм бу китапларга кертелгән күренекле кешеләр белән таныштырды. «Имена. События. Люди.» исемле презентация укучыларга  бөек шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында күбрәк белергә ярдәм итте.  Соңыннан балалар уен-викторинада катнашып белемнәрен тулыландырдылар.