Центральная детская библиотека

“Бөек Ватан сугышының яшь геройлары" (“Балаларга сугыш турында укыйбыз” IX Халыкара акциясе)

 4 май көнне балалар китапханәсендә "Балаларга сугыш турында укыйбыз"  IX Халыкара акция кысаларында узган чарада 1 нче  номерлы мәктәпнең  4 "В" сыйныф укучылары катнашты. 

 Укучылар Илья Миксонның "Жила-была" повесте белән таныштылар. Бу китап  өченче сыйныфны гына тәмамлаган  Ленинградта туган Таня Савичева турында. Китап белән танышу вакытында балалар кызыксынып китаханәчене тыңладылар, узләренең фикерләрен белдерделәр. 

 Китапны кычкырып уку өлешендә укучылар "Страшно" дигән бүлеген тыңладылар. 

 Бөек Ватан сугышында һәм тылда булган кешеләрне  бер минут тынлык  белән искә алдылар.