"Сәламәт булу кагыйдәләре"
Сәламәтлек сәгатенә Арча 6 нчы номерлы мәктәбенең 4 А сыйныф укучылары чакырылды. Балалар сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында файдалы мәгълъмат алдылар. "Сәламәт яшәү рәвеше", "Файдала- зыянлы", "Медицина" исемле уен -викториналарда катнаштылар.
Бу чарада балалар саулык - зур байлык икәнлеген, аны сакларга һәм начар гадәтләргә каршы торырга кирәклеген аңладылар. Алар барысы да "Без сәламәтлек яклы" - дигән уртак фикергә килделәр.