Центральная детская библиотека

"Тукай иҗаты буйлап сәяхәт" (әдәби уен)

Бөек язучы Габдулла Тукайның туган көне якынлаша.

24 апрель көнне Район балалар китапханәсендә Арча 1 нче номерлы  мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен әдәби уен оештырылды. Балалар “Тукай иҗаты буйлап” кызыклы “сәфәргә” чыктылар. “Шигъри табышмаклар болыны”, “Урман аланы”, “Адашкан геройлар паркы” нда булдылар, “Милли уеннар бакчасында” рәхәтләнеп “Түбәтәй” уенында катнашып күңел ачтылар,  укучылар үзләренең иң яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Ә сәяхәтнең иң соңында, балалар бик теләп уку кинозалында “Кәҗә белән сарык” әкиятен карадылар.