Центральная детская библиотека

“Намус турында әңгәмә”

 “Намус турында әңгәмә” дигән тәрбия сәгатенә Арча беренче номерлы мәктәбенең 5 “В” класс укучылары чакырылды.

Чара диалог формасында барды, укучылар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаша алдылар.

Кереш сүз итеп, алып баручы ярдәме белән  балалар “Намус” сүзенең аңлатмасын ачыкладылар һәм “Вөҗдан газабы” хикәясенә бергәләп анализ ясап уздылар.

          Чараның төп өлешендә, укучылар күнекмәләр дә ясап уздылар, мәсәлән: “Вөҗдан авазы”, “Үкенү” һәм бергәләп кроссвордта чиштеләр.

           Нәтиҗә өлешендә, укучылар “Минем намус” дигән кинофильм карап уздылар. Бу чара балаларга үзләренең эшләгән эшләре турында уйланырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз!