"Искитмәле очрашулар" (Халыкара балалар китабы көне уңаенан)
6 апрель көнне балалар китапханәсендә Халыкара балалар китап көненә багышланган бик кызыклы чара узды. Бәйрәмебезнең кунаклары Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 3 “Г” сыйныф укучылары булды.
Бу чарада укучылар китапханәнең үзенчәлекләрен күрделәр һәм үзләренең белемнәрен, һөнәри яктан тәҗрибәләрен дә күрсәттеләр.
Традиция буенча, бу көнне китап укучылар арасыннан иң-иң активларын һәм иң күп китап укучыларыбызны билгелибез. Бу елны 3 “Г” сыйныф укучылары арасында иң күп китап укучыларыбыз: Гарифуллина Альмира, Усманова Айзиля һәм Гатауллин Салават булды. Тәбриклибез аларны һәм сыйныфташларына да китап уку буенча алардан калышмасыннар иде дигән теләктә калабыз!