Центральная детская библиотека

"Китаплы балачак"

Район балалар китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган "Китаплы балачак" исемле әдәби марафон узды. Балалар танылган язучылар Р. Миңнуллин, Ш. Галиев, Мөҗәһитнең шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәчеләр аларның чыгышларын видеога төшереп В Контакте һәм Инстаграм сайтларына куя бардылар. Бу роликлар 200-250 карау җыйдылар. Нәни укучыларыбыз да ,аларның әти-әниләре дә балалар өчен язучы татар шагыйрьләренең иҗаты белән кызыксынып марафонда бик теләп катнаштылар. Ә Р. Миңнуллин шигырьләрен укучы балаларның видеороликлары "Халыклар Роберт Миңнуллинны укый" дигән акциядә катнашты.