Центральная детская библиотека

"Дядя Степаны кем уйлап тапкан?" (Сергей Михалковның тууына 105 ел тулу уңаеннан)

 23 март көнне Арча 1нче номерлы мәктәбенең 3 “В” сыйныф укучылары күренекле язучы Сергей Михалковның “Дядя Степа” әсәре буенча  әзерләнгән “Кто придумал дядю Степу?” дигән чарага чакырылдылар.

 Балалар язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, Россия гимны авторы буларак таныштылар, кызыклы мультфильмнар карадылар, китап күргәзмәсе белән дә кызыксындылар.