Центральная детская библиотека

«Су – яшәү чыганагы» (Бөтендөнья су ресурслары көне)

  Бөтендөнья су ресурслар көне уңаеннан Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 5 “А” сыйныф укучылары“Су яшәү чыганагы” исемле экологик дәрескә чакырылды. Бу чарада укучылар су турында кызыклы мәгълүмат алдылар, су тамчысы “Капитошка” белән дә очраштылар һәм “тылсымлы лабороториядә” төрле тәҗрибәләр ясадылар. Соңыннан балалар бергәләп суның әһәмияте турында мультфильм карадылар.