Центральная детская библиотека

«Слово есть поступок» Л.Н.Толстой әсәрләре буенча мәрхәмәтлелек дәресе

 

 Татарстанда елдагыча "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы"  уздырыла. Әлеге акция  кысаларында балалар китапханәсендә Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 2 “В” сыйныф укучылары өчен мәрхәмәтлелек дәресе узды. Лев Толстойның әсәрләре буенча әзерләнгән бу чара «Слово есть поступок» дип исемләнде.

 Лев Толстой елында китап укучыларыбызны  бөек язучының тормыш юлы һәм әсәрләре белән тулырак таныштырырга тырышабыз. Бу чарада да балалар язучының балачак еллары һәм иҗаты турында  кызыклы мәгълүматлар алдылар һәм укыган әсәрләр буенча укучылар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

 Соңыннан  балалар Лев Толстой әсәрләре буенча куелган мавыктыргыч, яхшы күңелле булырга өнди торган - “Прыжок”, “Филипок” мультфильмнарын карадылар.