Центральная детская библиотека

«Писатель – граф Толстой» (акция “Я вновь открываю Толстого”)

  6 март көнне "Я вновь открываю Льва Толстого" дигән баш астында, бөек рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан уздырыла торган акция кысаларында “Писатель – граф Толстой” исемле әдәби сәгать уздырылды.

 Чарада Арча 1нче номерлы мәктәбенең 5 “Б” һәм 5 “В” сыйныф укучылары катнашты.

 Балалар бөек язучының әкиятләрен, мәсәлләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Лев Толстойнын иҗаты һәм тормыш юлы белән дә таныштылар. Китапханәче  “Кавказский пленник” әсәренең  язылу тарихы, төп геройлары турында сөйләде, ахырдан әсәрне тулырак үзләштерү өчен балалар  кинофильм карадылар һәм үзара фикер алыштылар.