Центральная детская библиотека

"Киләчәккә начар гадәтләрсез" (сәламәтлек дәресе)

 Район балалар китапханәсендә 28 февраль көнне "Киләчәккә начар гадәтләрсез" исемле сәламәтлек дәресе уткәрелде.  Яшүсмерләрне начар гадәтләрдән саклап калу һәм аларга каршы тора алырга өйрәтү максатыннан уздырылган бу чарага Арча 1нче номерлы мәктәбенең  7 «А» сыйныф укучылары чакырылды. Аларга электорон презентация һәм видеоролик ярдәмендә начар гадәтләрнең килеп чыгышы һәм аларның кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында мәгълүмат бирелде. Нәтиҗәдә  укучылар  " Без сәламәтлек яклы , киләчәктә начар гадәтләрсез яшәрбез"-, дигән фикергә килделәр.