Центральная детская библиотека

"Урман сукмаклары буйлап" ("Читальный кинозал" М.Пришвин һәм Б.Бианки әсәрләре буенча)

 22нче февраль көнне  Арча беренче номерлы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары балалар китапханәсенең "Уку кинозал"ында кунакта булдылар.   Беренче сыйныф укучысы булу нинди рәхәт, аларның гына  февраль аенда өстәмә яллары бар. Ә нинди ял була инде ул китапсыз һәм  мультфильмнарсыз ? 

 Укучылар  әти-әниләре белән бергәләп язучы-натуралист М.Пришвин һәм В.Бианкиның иҗаты һәм  әсәрләре белән танышып, кызыклы мультфильмнар карадылар.Бу язучыларның әсәрләре зур тәрбияви әһәмияткә ия, алар  нәниләрне табигатьнең матурлыгын күрә белергә,  хайваннар һәм кошларны яратырга өйрәтәләр. Аларның китапларын балалар гына түгел,  өлкәннәр дә кызыксынып укый.