Центральная детская библиотека

“Аҗаган”

23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган  “Аҗаган” уенына  Арча беренче номерлы мәктәбенең 5 “А” сыйныф укучылары чакырылды.

Уенда ике командага бүленеп малайлар катнашты.Уенчылар  командир, разведчик, радист, санитар, сапер  итеп билгеләнделәр һәм һәрберсенең күкрәгенә

йолдызчыклар тагылды. Малайлар “ Сафка төзелү”, “Капитаннар һәм разведчиклар ярышы”, “Санитарлар алга!”, “Каршылыклар сызыгы”, “Привал”, “Җиңү биеклеге” кебек кызыклы конкурсларда актив катнаштылар. Уен барышын сыйныф җитәкчесе- жюри  Ибрагимова Э.Р. һәм  классташ кызлар күзәтеп утырдылар.

         Малайлар үзләрен чын солдатлар итеп күрсәттеләр. Аларга киләчәктә кыю, батыр, намуслы, тәвәккәл егетләр булып үсүләрен теләп, медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Укучылар китапханәдән күтәренке рухта таралыштылар