Центральная детская библиотека

Серле йомгак артыннан...

16 февраль көнне балалар китапханәсе янәдән балалар шау-шуына күмелде. Уку кинозалында Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 2 “Б” сыйныф укучылары  күренекле рус язучылары М. Пришвин һәм В. Бианки  иҗаты белән таныштылар.

Табигать турында искиткеч матур, тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итүче әлеге язучыларның февраль аенда туган көннәре билгеләп утелә. Шул уңайдан балалар язучыларның тормышыннан кызыклы истәлекләр белән таныштылар.  М. Пришвинның “Кладовая солнца” повесте буенча куелган фильмнан  өзек, В. Бианкиның “Первая охота” хикәясе буенча куелган мультфильм карадылар. Соңыннан  укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм өйгә укырга әлеге язучыларның китапларын алдылар.