Центральная детская библиотека

“Сүз-күңел көзгесе”

Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган  “Сүз-күңел көзгесе” исемле чара узды.  Туган телебезне өйрәнүгә, саклауга кызыксыну уяту һәм халкыбыз традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чарада Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 7 “В” сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бу көннең килеп чыгу тарихын, сүзлекләр һәм аларны ничек кулланырга кирәклеген белделәр. Алфавиттагы кайбер хәрефләр турында кызыклы фактлар тыңладылар. Балалар шулай ук  “Мәкальләрне җый”,  “Шаян иҗатчылар”, “Тизәйтүчеләр” кебек уеннарда бик теләп катнаштылар.