Центральная детская библиотека

"Китап укыйбыз, кино карыйбыз" (“Кинозалны” ачу тантанасы)

 Арча район балалар китапханәсе  “Читальный кинозал” проекты белән Татарстан республикасы хөкүмәтенең грантына лаек булды. Проектның максаты, балалар һәм яшүсмерләрне китапханәгә тарту, кино сәнгате аша әдәби әсәрләр укуга җәлеп итү.

 8 февраль көнне әлеге “кинозалны” ачу тантанасына  1 нче номерлы мәктәпнең 3 “А” һәм 3 “Б”сыйныф укучылары чакырылды.

 Классик язучы Лев Толстой әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән кинофильмны балалар кызыксынып карадылар.  Соңыннан китапханәче укучылар белән әсәрнең геройлары, авторы, эчтәлеге турында фикер алышты.

 Киләчәктә инде укучыларыбызга слайд презентацияләр, электрон викториналар, виртуаль күргәзмәләр белән танышу мөмкинлеге зур булачак. Шулай ук классик әсәрләр буенча куелган фильмнар, яңа кинофильмнар, үзләре теләгән мультфильмнарны да  карый алачаклар.