Центральная детская библиотека

“Батыр үзе үлсә дә, исеме кала”

Район балалар китапханәсендә патриот –шагыйрь М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган  “Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” дигән әдәби кичә узды.  Арча өченче номерлы мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары М.Җәлилнең балачагы, яшьлек еллары белән таныштылар. Аның балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Кечкенә Муса турында истәлекләр, сугыштан кызы Чулпанга язган хатлар, Моабит дәфтәрләренең тарихы балаларда зур кызыксыну уятты. Электрон презентация һәм  М. Җәлилнең тормышы турындагы фильм укучыларга  күп яңа мәгълүмат алырга ярдәм итте.