Центральная детская библиотека

«Сугыш көйдергән балачак» ( Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел)

 23 январь көнне балалар китапханәсендә  Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган чара узды. Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче  балалар  И. Миксонның “Жила, была...” исемле китабы буенча эшләнгән электрон  презентация белән таныштырдылар .

 Бу китап гади генә 11 яшьлек Таня Савичева исемле кызнын сугыш вакытындагы авыр тормышын, газабын чагылдыра. Аның  блокада көндәлеге барлык укучыларның йөрәген яндыра һәм сыкрата. Бу китап бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә.