Центральная детская библиотека

"Спортивный калейдоскоп"

 18 январь көнне район балалар китапханәседә “Спортивный калейдоскоп” исемле кызыклы мәгълүмат сәгате узды. 8-25 февральдә Кореяда узачак Олимпия уеннарына багышланган бу чарада беренче номерлы мәктәпнең 4 “А” сыйныфы укучылары катнашты. Алар Олимпия уеннарының тарихы, кышкы спорт төрләре турында белделәр. Спорт уеннары һәм физик күнегүләрнең кеше сәламәтлегенә булган  йогынтысы, файдасы турында фикер алыштылар. Әлеге темага багышланган кроссворд, викторина сорауларына һәм табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр.

 Нәтиҗәдә балалар спорт белән шөгыльләнү  чыныктыра, куйган максатларга ирешергә, көчле рухлы булып үсәргә ярдәм итә дигән уртак фикергә килделәр.