Центральная детская библиотека

"Яңа ел турында белергә телим"

     26 декабрь көнне район балалар китапханәсендә “Яңа ел турында барын да белергә телим” исемле танып белү сәгате узды. Чарага Арча 6 нчы номерлы мәктәпнең 5 “А” сыйныф укучылары катнашты. Балалар Яңа ел бәйрәме тарихы, чыршы бизәү һәм бу бәйрәмнең традицияләре турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар. Яңа ел викторинасында бик теләп катнаштылар.