Центральная детская библиотека

«По страницам любимых сказок» (к Международному дню инвалидов)

 12 нче декабрь көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тернәкләндерү үзәгенә барып  мөмкинлекләре чикләнгән балаларга күңелле уеннар сәгате оештырдылар. Бу мавыктыргыч чарада Оле-Лукойе, Пеппи Длинный Чулок  һәм Незнайка белән бергәләп барлык  балалар да төрле конкурсларда, уеннарда, күмәк биюдә  катнашып күңел ачтылар. Тәмле күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан балалар үзләрен бик иркен тоталар, актив булырга, аралашырга телиләр, үзләренә булган игътибарны тоеп шатланалар.

 Бәйрәм соңында нәниләр әкият геройларының  дусларча җылы мөнәсәбәтен тоеп, елмаеп фотога төштеләр.

 Ә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның әниләре һәм тәрбиячеләрнең олы рәхмәтен ишетү китапханәчеләргә иҗат дәрте өстәде, яңа игелекле эшләргә этэрде.