Центральная детская библиотека

"Хәрәкәт кагыйдәләре хөрмәткә лаек!»

Юл куркынычсыз булсын өчен, кешеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен уйлап чыгарганнар. Чарада балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы турында белделәр, "сөйләүче билге" викторинасында катнаштылар, юл билгеләрен өлешләп җыйдылар һәм аларның мәгънәләрен аңлаттылар, «Күңелле светофор» һәм «Яшел ут»уенында катнаштылар. Китап инспекторы белән очрашу иң күңелле мизгел  булды, ул балаларның белемнәрен тикшерде, транспорт хәрәкәте турында  сораулар бирде. Чара  күмәк бию һәм "Юл хәрәкәте әлифбасы" мультфильмын карау белән тәмамланды. Дуслар, юлларда игътибарлы булыгыз!