Центральная детская библиотека

"Әкият иленә сәяхәт" (әдәби квест)

13 июнь көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Җиңү паркында" 3 нче мәктәп яны лагере балалары өчен әдәби-квест оештырдылар. Балалар әкиятләр дөньясына станцияләр буенча сәяхәт иттеләр.

Һәр станция үзенчә кызыклы булды. Балалар барлык этапларны да кызыксынып һәм мавыгып уйнадылар. Алар вакытны бик яхшы үткәрделәр, үзләренең белемнәрен, иҗади сәләтләрен, тапкырлыкларын һәм коллективта эшләү осталыкларын күрсәттеләр.

Ә квест-уен ахырында балалар  Дипломнар һәм буяу өчен рәсемнәрен  алдылар.