Центральная детская библиотека

"Пушкин әкиятләре илендә" әдәби квест

Бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан Җиңү паркында “Пушкин әкиятләре илендә” дигән әдәби квест үткәрелде, анда Арчаның 1нче мәктәбе каршындагы җәйге ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар катнашты. Маршрут битендә күрсәтелгән «Пушкин әкиятләрен иң яхшы белүче», «Диңгез дулкынлана», «Мәчене ясап бетер», «Табылдыклар бюросы», «Пушкин әкиятләрен тап» һәм «Пушкин әкиятләре буенча пазл төзе» кебек станцияләр буенча  6 отряд эшләде. Һәр станция үзенчә кызыклы, ә иң мөһиме, команда  белән эшләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар үз белемнәрен, иҗади сәләтләрен, тапкырлыгын күрсәтеп, вакытны бик яхшы үткәрделәр. Шулай ук балалар “Пушкинны укыйбыз” акциясе кысаларында шагыйрьнең яраткан шигырьләрен һәм әсәрләрен укыдылар. Чара ахырында һәр отрядка рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.