«День матери – праздник любви и благодарности» (Әниләр көненә багышланган чара)
Һәр елны ноябрь аенда иң кадерле кешеләребезгә багышланган бәйрәм- Әниләр көнен билгеләп узабыз. Бәйрәм уңаеннан, китапханәбезгә Арчаның өченче номерлы мәктәбенең 2 сыйныф укучылары чакырылды.
Чара барышында, укучылар бәйрәмнең тарихы, әниләргә багышланган шигырьләр, риваятьләр белән таныштылар, мавыктыргыч уеннарда катнаша алдылар. Кичәбезгә ямь өстәп, балалар белән очрашуга әни кеше - Ибрагимова Ю.О. чакырылды. Ул үзенең тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре белән уртаклашты.
Бәйрәмнең йомгаклау өлешендә мастер-класс оештырылды. Балалар китапханәчеләр ярдәмендә әниләренә бүләк ясадылар. Алар скрапбукинг техникасында эшләнгән бәйрәмчә открыткага үзләренең иң матур теләкләрен язып әниләрен бәйрәм белән котларга ашыктылар.