Центральная детская библиотека

“Гаилә белән укыйбыз” (Халыкара гаилә көне уңаеннан әдәби уен)

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре төрле уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр. Гаиләдә китапка мәхәббәт, сакчыл караш, матур әдәбият укуга кызыксыну тәрбияләү буенча киңәшләр алдылар.

Һәр гаилә яратып укыган “Мурзилка” журналының да чыга башлавына  май аенда 100 ел була. Чара барышында балалар әлеге журналның герое Мурзилка  һәм Китапчык  белән очраштылар, бергәләп музыкаль уеннарда, биюләрдә катнашып күңел ачтылар. Бүгенге гаилә бәйрәмендә китапханәчеләр барлык нәниләргә дә, әниләргә һәм тәрбиячеләргә дә яхшы кәеф бүләк итте.