Центральная детская библиотека

"Сугыш турында китаплардан укыйбыз" (XV Халыкара акция кысаларында «Балаларга сугыш турында укыйбыз»)

Сугыш әкренләп үткәндә кала, ә барлык сорауларга җавапларны китаплардан эзлисе …

Балалар белән  сугыш еллары турында әңгәмә үткәрелде. Сугышта һәлак булганнарны һәм хәбәрсез югалганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Быел без Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Ватаныбызны саклаган рус язучысы Анатолий Васильевич Митяевның 100 ел тууын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, укучыларны язучының «Солы боткасы» исемле дулкынландыргыч хикәясе белән таныштырдык. Анда авыр ачлык вакыты, санитар этләрнең сугышта эшләве турындагы вакыйга тасвирлана.

Балалар хикәяне кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Сугыш вкытындагы этләр турында видео карап, ул елларда солдатлар белән бергә 60меңләп эт хезмәт иткәнен һәм сугышта кешеләр белән бергә һәлак булганнарын белделәр.

Дуслар, тыныч тормышны кадерен белергә, сугыш турында китаплар укып белергә кирәк дигән теләктә калабыз!