Центральная детская библиотека

«Добрые сказки не только для Аленушки» ("Аленушкины сказки" - 120 ел) Д.Н. Мамин – Сибиряк тууына - 165 ел)»

  16 нчы ноябрь көнне Арча балалар китапханәсе узенен уку залында Арчанын беренче номерлы мәктәбенен 3 “Б” сыйныф укучыларын кабул итте. Әдәби чара «Добрые сказки не только для Аленушки» ике истәлекле датага багышланган иде. Бу елны без язучы Д.Н. Мамин – Сибирякнын тууына 165 ел һәм анын әкиятләр җыентыгы «Алёнушкины сказки» китабы чыгуына 120 елны билгеләп үтәбез.

   Чара барышында балалар язучынын иҗаты, тормыш юлы һәм китапнын тарихы белән кыскача танышып уздылар. Алар Д.Н. Мамин – Сибиряк әкиятләре буенча узләренен белемнәрен викторинада курсәттеләр.  Кызыксындыру чарасы буларак, китапханәчеләр балаларга әкиятләр буенча мультфильм күрсәтеп, аудио язмалар тыңлатып уздылар.

   Чара ахырында укучылар  һәрберсе “Д.Н. Мамин - Сибиряк “Аленушкины сказки”” әкиятенен белгече дип билгеләнде.

   Без балаларга киләчәктә дә, китапка карата мәхәбәтләрен югалтмасыннар дип, аларга  ул чын дус булып калсын дип телибез!