Центральная детская библиотека

"Тукай иленә сәяхәт" уен-викторина

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 3 нче номерлы мәктәп укучылары  өчен “Тукай иленә сәяхәт” исемле уен-викторина оештырылды. Г. Тукайның   балачак еллары һәм искиткеч бай иҗаты белән танышу максатыннан  укучылар    төрле уеннарда катнаштылар, шигъри табышмакларга җавап эзләделәр, “Түбәтәй” уенында катнашып күңелле ял иттеләр. Соңыннан балаларга “Кәҗә белән сарык” әкиятен карарга тәкъдим ителде һәм  әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара балаларны китап укуга кызыксындыру  һәм аларны туган телдә аралашырга өйрәтү өчен  оештырылды